news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Мине танырсыңмы…» татар музыкаль-шигъри кичәсе була

Концерт Халыкара Өлкәннәр көненә багышлана.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә 1 октябрьдә «Мине танырсыңмы…» дигән музыкаль-шигъри кичә узачак. Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган концерт 18.00 сәгатьтә башлана. Аңа керү ирекле булачак.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, концертта Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева һәм Рамил Миндияр, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Ильяс Камалов һәм башка җырчылар катнашачак. Алар бергәләп татар халык җырының алтын фонды әсәрләрен башкара.

Моннан тыш, Татарстанның күренекле музыкантлары Россия башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен рояльдә, скрипкада һәм виолончельдә уйнаячак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100