Иске Кулаткы бистәсе тарихына багышланган китап дөнья күрде

Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы район үзәге тарихы белән таныштыручы китап укучыларга барып иреште
(Ульяновски, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы районында гомер кичерүче танылган мәгърифәтче һәм тарихчы Ханәфи Насыйров тырышлыгы белән татар төбәгенең үткәненә багышланган фәнни җыентыклар моңа кадәр дә чыгып килде. “Иске Кулаткы районының 1700-2000 еллардагы тарихы”, “Иске Кулаткы комсомол оешмасының тарихы”, “Җиңү солдатлары”, “Искекулаткылылар Ватан өчен көрәштә”, “Иске Кулаткы районының данлыклы шәхесләре” исемле басмалар – күренекле педагогның иҗат җимешләре.
Мөгаллимнең күптән түгел генә табадан төшкән яңа хезмәте исә «Иске Кулаткы шәһәр җирлегенең тарих сәхифәләре» дип атала. Аны бик тә хаклы рәвештә хроникаль һәм документаль очерклар рәтенә кертергә мөмкин. Китапта Ульяновски өлкәсенең көньягында урнашкан саф татар төбәгенең өч гасырга сузылган тарихы гаҗәеп дәрәҗәдә оста итеп күрсәтелгән. Үткән гасырга бәйле истәлекле вакыйгаларны тасвирлаучы язмалар барлык укучыларда да зур кызыксыну тудырачак.
- Теләсә кайсы чор реформаторлары җирле хакимиятнең иң яхшы формасын эзләгәннәр һәм бары тик үзидарәне генә иң отышлы модель сыйфатында сайлап алганнар. Европа илләрендә барлыкка килгән муниципаль берәмлекләр үзләренең тормышчан булуларын раслап, җирле үзидарәнең классик формасына әверелделәр. Россиядә исә аны гамәлгә кертү процессы шактый вакыт тоткарланып килде. Бары тик ХХI нче гасыр башында гына «Җирле үзидарәне оештыру принциплары турында» федераль канун кабул ителде. 2006 елда ул Ульяновски өлкәсендә, шул исәптән Иске Кулаткы шәһәр җирлегендә дә тормышка ашырыла башлады. Тарихчы буларак, болар һәммәсе дә миндә тирән кызыксыну уятты. Шуңа күрә әлеге китапта Иске Кулаткы төбәгенең тарихы белән беррәттән, муниципаль берәмлекнең беренче адымнарын да күрсәтергә тырыштым, - ди автор.
Күренекле якташыбыз – Сарытау дәүләт университетының кафедра мөдире, психология фәннәре докторы Раил Шәмионов та остазының фәнни хезмәтенә югары бәя бирергә ашыга.
- Ханәфи Әхмәтҗан улы Иске Кулаткы бистәсенең тарихи үсешен туган төбәгендә тырышып хезмәт итүче халык язмышына бәйле рәвештә күрсәтә. Шунысы да игътибарны җәлеп итә: ул кече Ватанының данлыклы үткәнен милләттәшләребезнең рухи халәте аркылы тасвирлаган. Тирән эчтәлекле язмаларны Ульяновски, Сарытау, Самара өлкәләренең архив мәгълүматларына нигезләнеп әзерләве дә мәгълүм. Укытучылар, тәрбиячеләр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр шундый төпле хезмәтне зарыгып көтеп алдылар, - ди Сарытау галиме.
Педагогик хезмәт ветераны китапны нәшер итүдә матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә һәм Иске Кулаткы район музее хезмәткәрләренә, туган якны өйрәнү белән шөгыльләнүче фидакарь милләттәшләребезгә рәхмәт сүзләрен юллый. Бу - безнең уртак иҗат җимешебез, ди ул.