Яшь рәссамнар күргәзмәсе ачылды

Яшь рәссамнар күргәзмәсе ачылды

(Уфа, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Благовещен шәһәрендәге 2 нче санлы балалар сәнгать мәктәбендә яшь рәссамнарның берлектәге күргәзмәсе аылды. Анда шушы сәнгать мәктәбендә белем алучыларның иҗат өлгеләре куелган. Талантлы балалар арасында татар кызлары һәм малайлары күп булуы куандыра. Сәнгать мәктәбе директоры Габдулла Зәкәрия улы Әхмәтшин әйтүенчә, биредә татар балаларының иҗат җимешләре үзләренең миллилеге белән аерылып тора. Әлбәттә инде, бу уңышта «Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемне йөртүче талантлы рәссам Габдулла Әхмәтшинның үзенең дә өлеше зур.

Благовещен шәһәренең сәнгать мәктәбендә эшләү елларында талантлы милләттәшебез әллә күпме сәләтле балаларны тәрбияләп чыгарды. Аның укучылары арасында ЮНЕСКО фонды, БР Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, Рәссамнар берлеге үткәргән республика, Бөтенроссия, халыкара иҗат бәйгеләрендә катнашып җиңеп чыгучылар да байтак. Әле Благовещен шәһәрендә ачылган күргәзмәдә дә бик уңышлы эшләр бихисап. Димәк, алдагы елларда сәнгать мәктәбенең данын арттырачак рәссамнар тагын да ишәячәк.