Төркиядә “Бакчасарай” журналының чираттагы саны дөнья күрде

Төркиядә “Бакчасарай” журналының чираттагы саны дөнья күрде

(Симферополь, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Төркиянең Истанбул шәһәрендә Кырымтатар мәдәни һәм үзара ярдәм үзәге тарафыннан нәшер ителгән “Бакчасарай” журналының чираттагы 34нче саны басылып чыкты.

Журнал Истанбулның кырымтатар үзәге рәисе Җәләл Ичтеннең зур мәкаләсе белән ачыла. Укучылар монда шулай ук Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилевнең Лондонга, АКШка һәм Төркиягә сәяхәте, Истанбулдагы кырымтатар үзәге эшчәнлеге һәм кырымтатар диаспорасы тормышы белән дә таныша алачак.