Казанда Таҗи Гыйззәтнең 110 еллыгы уңаеннан конференция узды

Казанда Таҗи Гыйззәтнең 110 еллыгы уңаеннан конференция узды

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында драматург, публицист, танылган артист һәм режиссер Таҗи Гыйззәтнең тууына 110 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция булып үтте. Ул Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Язучылар берлеге тарафыннан оештырылды. Конференциядә сәнгать белгечләре Гали Арсланов, Дания Гыймранова Т.Гыйззәтнең сәхнә эшчәнлеге турында кызыклы чыгышлар ясады. Шулай ук әдәбият галиме Азат Әхмәдуллин һәм Казбек Гыйззәт конференциядә катнашучыларны әлеге шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Бүген кич, әлеге чараның дәвамы буларак, Казанның К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында “Изге әманәт” дип исемләнгән кичә була.