«Дуслык күпере» дусларны җыйды

«Дуслык күпере» дусларны җыйды

(Төмән, 26 сентябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән шәһәре Милли мәдәниятләр йортының «Төзүче» мәдәният сарае янында өлкә хөкүмәтенең милләтләр эше комитеты ярдәме белән чираттагы «Дуслык күпере» дип аталган милли мәдәниятләр фестивале булып үтте. Милли мәдәниятләр йорты составына кергән һәр милләт бүлеге үз милләтенең йөзен, яшәү рәвешен, милли ризыкларын, кулланма сәнгать әсәрләрен, төрле жанрларда җыр-бию һәм музыка сәнгатен күрсәтте.

Җәмилә Рәхимова җитәкчелегендәге татар бүлеге милләттәшләребез күпләп яши торган районнар ярдәмендә «Татар йорты»н корды, анда Тубыл шәһәреннән Себер татарлары мәдәният үзәге каршындагы музей (җитәкчесе – Равилә Кутумова), Төмән районының Манҗел-Ямбай авыл музее (җитәкчесе Венера Биктимирова) экспонатлары урын алды, милли ризыклар бүлегендә өстәлләр татар ашлары белән тулды. Фестиваль мәйданында Ялутор районы һәм Төмән шәһәренең «Этнос» гуманитар өстәмә белем бирү үзәге китергән кул эшләре урын алган иде. Татар йортының ишегалдында Манҗел музее үзенең алачыгын да корып җибәрде.

Халык музыка кораллары ансамбле, аерым җыр һәм бию коллективлары югары дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. Бигрәк тә Тубыл шәһәреннән Мөнәвәрә Андрющик җитәкчелегендәге «Дуслык» ансамбле биюләре, Хәким Мирхәйдәров җитәкчелегендәге «Дуслык» җыр ансамбле, Әбүзәр Миңлебаев җитәкчелегендәге «Чишмә» җыр һәм музыка уен кораллары ансамбле, Манҗелдан Венера Биктимерова җитәкчелегендәге Милли моңнар» ансамбле, «Этнос» балалар үзәге укытучысы Мөнирә Хөснетдинова башкарган җырлар тамашачыларны сокландырды. Гомумән, татар җыры һәм музыкасы тамашачыларда көчле тәэсир калдырды.

Татар йортының эчтәлекле, бай булуына, җыр-музыканың төрле жанрларда матур яңгыравына да карамастан, бәйрәмгә йомгак нәтиҗәсендә Татар бүлеге дүртенче урында гына булып чыкты. Беренчелекне, узган елдагы кебек, чуашлар яулап алды, икенче урынга – рус мәдәнияте, өченче урынга поляклар чыкты. Татарларның беренче урыннарны яулый алмавының сәбәпләрен Милли мәдәниятләр йортының татар бүлеген күптән түгел җитәкли башлаган Җәмилә Рәхимова финанс кыенлыклары, сәхнә костюмнарының ярлы булуы, фестивальне үткәрү урып-җыю вакытына туры килүе белән аңлатты. Аның әйтүенчә, хакимияттән саллы финанс ярдәме алып та, милли үсештә тоткарлыкка әверелгән Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгенең үз вазифаларын үти алмавы шәһәр хакимиятен бөтенләй борчымый, татар җәмәгатьчелегенең дә бу хәлгә исе китми. Шунысы да ачык: хәлләрне уңай якка, әгәр теләсә, өлкә милли-мәдәни мохтәрият җитәкчеләре генә борып җибәрә ала, чөнки хөкүмәт органнары алар фикерен генә тыңлый һәм алар фикерен генә исәпкә ала.