Дилә Нигъмәтуллина җыр сөючеләрне үзенең концертына чакыра

Дилә Нигъмәтуллина җыр сөючеләрне үзенең концертына чакыра

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). 30 сентябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында популяр яшь җырчы Дилә Нигъмәтуллина үзенең «Йөрәк сере» дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итә. Концертта шулай ук татар эстрадасының яшь «йолдыз»лары Булат Нигъмәтуллин, Альбина Апанаева, Салават Миңнеханов, «Хөршидә белән Мөршидә» дуэты һәм биючеләр төркеме катнашачак.

Дилә Нигъмәтуллина йөрәккә үтеп керерлек моңлы тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы, киенү рәвеше белән тиз арада тамашачыларның тирән мәхәббәтен яулады. Программада җырчының күпләр яратып өлгергән «Парлылар киңәше», «Бәллүр савыт», «Ком сәгате», «Алма хәленә калма» кебек популяр хитлары белән бергә, өр-яңа җырлары да яңгыраячак. Сәхнә бизәлеше дә һәркемне җәлеп итәр. Концерт башланыр алдыннан тамашачыларга кызыклы видеосюжет тәкъдим ителәчәк. Анда Диләнең төрле елларда төшкән фотосурәтләре белән танышырга мөмкин. Җырчының тәүге сольный концертын татар шоу-бизнесында әйдәп баручы компанияләрдән саналган «Барс-медиа» оештыра.