«Альбина» җыр студиясе гастрольләргә чыга

«Альбина» җыр студиясе гастрольләргә чыга

(Уфа, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәп иҗат итүче танылган татар композиторы һәм җырчысы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Имаева бу көннәрдә шушы тирәдәге районнарда гастрольләрен башлый. Былтыр үзе оештырган иҗат коллективының 10 еллык юбилеен билгеләгән Альбина ханым бу юлы да тамашачыларга яңа концерт программасын тәкъдим итә. Тамашада башкарылачак барлык җырлар да Альбина Имаеваның үзе тарафыннан иҗат ителгән.

Альбина Имаеваның җыр сәнгатен сөючеләргә ныклап танылуы «Аның моңы» дигән җырдан башланды, дисәң дә һич хата булмас. Күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллинның шул исемдәге шигыре кулына килеп кергәч, талантлы композитор бу әсәрне нәкъ менә үзенең газиз әтисенә багышлап язылган кебек кабул итә. Ихлас итеп язылган җырның гомере дә озын. Дистә еллар җырланса да, һаман да искерми ул җыр, аны һәр кеше үз әтисенә багышлап язылган дип кабул итә.

Татар композиторы өлкәннәр өчен генә түгел, ә балалар өчен дә бик күп җырлар язды. 30 ел буе балалар музыка мәктәбендә укыту аңа кечкенәләрнең һәм үсмерләрнең дөньясын яхшырак аңларга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә, бер – бер артлы искиткеч матур җырлар туды. Ә бит балалар өчен җыр язу шулай ук җиңел эш түгел, аңа һәммә композитор теләп тә алынмый. Ә Альбина ханым балалар өчен махсус яза торгач, бу өлкәдә иң атаклы иҗатчыга да әйләнеп китте. 1998 елда ул хәтта фортепиано өчен «Якты моң» дип исемләнгән ноталы җырлар җыентыгын да нәшер итеп чыгарды.

Альбина Азат кызы – бик актив һәм дәрманлы кеше. Төп эшеннән һәм илһамлы иҗатыннан тыш ул төрле иҗади бәйгеләр оештырырга да өлгерә. Мисал өчен, туксанынчы елларда аның башлангычы белән, Туймазы шәһәрендә «Альбина» җыр конкурслары оештырылган иде. «Альбина» җыр студиясе үткәргән ул бәйгеләр әллә күпме халык талантларын ачыкларга һәм аларны дәртләндереп җибәрергә ярдәм итте. Мисал өчен, соңгы конкурста гына да 4 яшьтән алтмыш яшькә кадәрге 350 кеше катнашкан. Башкортстан районнарыннан гына түгел, ә Татарстаннан да үзешчән сәнгать осталары, балалар ансамбльләре килеп үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеген алды ул бәйгедә.

Менә шулай илһамланып иҗат итә татарның күпкырлы таланты, милләтнең булдыклы кызы.