420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 26 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар егете Айдар Шәрипов баш оператор буларак төшерелгән казах фильмы Сан-Себастьян халыкара кинофестивалендә катнаша. Бу хакта «Татар-информ»га Айдар Шәрипов үзе хәбәр итә.
«Адилхан Ержановның «Черный, черный человек» фильмын төшереп бетердек. Аның премьерасы Сан-Себастьян халыкара кинофестивалендә булачак. Бөтен төшерү төркемебез белән Испаниягә кинофестивальгә җыенабыз», - ди Айдар Шәрипов.