Санкт-Петербургта Роберт Мифтахетдиновның шәхси күргәзмәсе ачыла

Рәссам үз картиналарында Нева буендагы шәһәр күренешләрен, Татарстанның авыл пейзажын яратып тасвирлый.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). 8 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәиллегендә танылган Питер рәссамы, шәһәр архитектура пейзажы остасы Роберт Мифтахетдиновның шәхси күргәзмәсе ачыла. Даими вәкиллекнең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, күргәзмә Татарстан Республикасы көненә багышланган.

Рәссам үз картиналарында Нева буендагы шәһәр күренешләрен, Татарстанның авыл пейзажын яратып тасвирлый.

Роберт Мифтахетдинов 1966 елда Казанда туган. Сәнгать белемен Татарстанда алган, аннары укуын Петербургта дәвам иткән: В.И.Мухина исемендәге Санкт-Петербург дәүләт художество-сәнәгать академиясенең архитектура-мохит дизайны бүлеген тәмамлаган. Роберт Мифтахетдинов - «Санкт-Петербургның ирекле рәссамнары вернисажы» иҗтимагый оешмасы һәм Петербург Рәссамнар берлеге әгъзасы.