Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан, аны искә алу декадалары башланды

Татарстан һәм Башкортстан җирлекләрендә төрле чаралар уздырылачак

 (Казан, 26 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә Татарстанның халык язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар халкының гаять талантлы драматургы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулды. Шул уңайдан, заманыбызның онытылмас мәшһүр шәхесен искә алу чаралары декадалары башланып китте.

24е Мәскәүдә татар мәдәни үзәгендә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган кичә булды. 25е Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында мәрхүмнең кабере яд ителде. Көннең икенче яртысында Туфан аганың туган ягы Кама Тамагы районында аның истәлегенә бюст ачылды. Соңрак Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры "Гөргөри кызын бирә" спектаклен тамашачыларга күрсәтте. Кичке 19.30 да исә Олы Мәрәтхуҗа авылы клубында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары "Мулла" спектаклен тәкъдим итте. Туфан аганың "Диләфрүз - remake" спектакле бу кичне Камал театры тамашачысы хозурына тапшырылды.

Сентябрь аенда, декадалар кысаларында, Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры Апас районы буйлап гастрольләр уздырырга ниятли. 24-27 сентябрь көннәрендә алар тамашачыларга “Гөргөри кызын бирә” спектаклен күрсәтәчәк.

Октябрь аенда Г. Камал театры һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәләрендә Әлмәт, Әтнә, Буа, Яр Чаллы, Түбән Кама, Башкортстанның М. Гафури исемендәге академия театры, Туймазы, Салават калалары театрлары, М. Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт драма театры, Казакъстанның “Жастар” театры Т. Миңнуллин әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр күрсәтәчәк. Гастрольләр 5-11 октябрь көннәренә билгеләнгән.

Шулай ук октябрьдә Уфа шәһәрендә М. Гафури исемендәге театр артистлары Т. Миңнуллинга багышланган искә алу кичәсе уздырырга ниятли.

Түбән Кама театры исә “Туфан Туфан инде!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә әзерли. Шулай ук бу театрда Т. Миңнуллинның бюсты урнаштырылачак. 13-22 ноябрь көннәрендә театр мәшһүр драматург спектакльләре декадасын тамашачыларына тәкъдим итәргә ниятли.