"Татар-информ"да Җәйге китап фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була

Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). 27 августта 15.00дә "Татар-информ" агентлыгы (Декабристлар урамы, 2нче йорт, 1нче кат) Казанда Җәйге китап фестивале үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе уздыра.

Журналистларның сорауларына түбәндәге спикерлар җавап бирә: 

1.Борис Куприянов, Бәйсез наширлар һәм китап таратучылар альянсына нигез салучы һәм директор. 

2.Кирилл Маевский, җәйге китап фестиваленың программа директоры.

3.Роберт Хәсәнов,  «Смена» Заманча мәдәният үзәге директоры.

Искәртеп узабыз: Җәйге китап фестивале Казанда 28-30 августта үткәрелә, аның төп бурычы - Казан укучыларын илнең китап нәшрияты киңлеге белән таныштыру. Алдагы вакыйгалардан аны зур күләмлелеге һәм бушлай керү мөмкинлеге белән аерып тора.

Чарада илнең танылган язучылары, галимнәр, әдәби тәнкыйтьчеләр һәм мәдәният эшлеклеләре катнаша. Өч көн дәвамында "Смена"ның өч лекция мәйданчыгында 40тан артык чара узачак.

Фестиваль кысаларында үтәчәк ярминкәдә Россиянең 80нән артык нәшрияты китаплары тәкъдим ителәчәк. Фестивальгә килүчеләргә нәшрият бәясеннән заманча матур, публицистик, фәнни, эшлекле, документаль басмалар һәм балалар өчен чыгарылган китаплар сатып алу мөмкинлеге бирелә.

Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча узарга була.