Республика көненә һәм Кукмара районының 85 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары тәгаенләнгән

Анда мәдәни һәм спорт программасы каралган

 (Казан, 26 август, “Татар-информ”). Республика көненә һәм Кукмара районының 85 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары тәгаенләнгән.

28 августта башланачак бәйрәм чаралары кысаларында көн дәвамында Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда күргәзмә-экспозиция тәкъдим ителә, 15.00дан Кукмара күп профильле лицей каршындагы мәйданда балалар өчен уен мәйданчыгы (кабартылган таучыклар һәм башкалар) эшли.

Җиңү Паркы каршындагы мәйданда мәдәни чаралар 17.30 дан “Мин яратам сине, Татарстан” – үзешчән сәнгать осталарының концерт программасы, 18.00дан Республика көненә, Кукмара районы оешуга һәм “Хезмәт даны” газетасының 85 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы (бүләкләүләр, котлаулар) була, ул 22.00га кадәр барачак Фирдүс Тямаев концерты белән үрелеп бара һәм бәйрәм салюты бирелә. 22.00дан Фирдүс Тямаевның яшьләр дискогруппасы яшьләр өчен дискотека тәкъдим итә.

29 августта Җиңү паркы каршындагы мәйданда үткәреләсе чаралардан 7.00 сәгатьтән төшкә кадәр көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли, шул ук вакытта чәчәкләр бәйрәме үткәрелә, белем бирү, социаль яклау учреждениеләре, теләгән һәркем катнашында чәчәк композицияләренә конкурс оештырыла. Болар үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты белән параллель була. 9.00 сәгатьтән Республика көненә һәм Кукмара районының 85 еллыгына багышлап җирле фольклор коллективлар катнашында халык иҗаты фестивале каралган. 11.00 да территорияне төзекләндерү буенча район конкурсына, чәчәк композицияләре конкурсына нәтиҗә ясаласы билгеле. Аннары Республика көненә һәм районның 85 еллыгына багышлап, иң яхшы балалар коллективларының концерт программасы тәкъдим ителә. 20.00-23.00 – яшьләр дискотекасы;

Бәйрәмдә спорт чаралары да каралган: 9.00-13.00 – “Ялкын” яшүсмерләр клубы базасында укучылар арасында минифутбол буенча ярыш һәм шул ук вакытта “Зилант” спорт мәктәбе базасында балалар арасында стритбол, ир-егетләр командалары арасында пляж волейболы буенча спорт ярышлары, “Олимп” боз сараенда яшүмерләр арасында хоккей буенча ярыш уздырыла.

Бу хакта районның “Хезмәт даны” хәбәр итә.