420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 26 август, “Татар-информ”). Казанда һәм Яр Чаллы калаларында бушлай бирелә торган китап ярминкәсе уздырылачак. Чараны оештырган “Бумажный слон” әдәби клубы 600 дән артык басма тәкъдим итәчәк.
Клуб алдан оештырган ярминкәләрдә алган теләк-тәкъдимнәрне истә тоткан һәм китаплар төрләрен арттырган. Ярминкәдә китапларны алырга гына түгел, ә үзегезгә кирәкмәгәннәрне китерергә дә мөмкин.
“Белем алырга омтылган кешеләрдән акча алырга кирәкми, - ди оештыручылар. - Китап — ул акыл өчен байлык, ә саранлык − ул наданлыкка тиң. Шуңа да барлык китаплар бушка таратыла”.
Китаплар алмашу, әдәбият хакында сөйләшүләрдән тыш, чарага килүчеләрне клубның бонуслары да көтә.
Китап ярминкәсе 5 сентябрьдә Яр Чаллының “Time-сквер” антикафесында һәм 12 сентябрьдә Казанда “Циферблат” кафесында уздырылачак.