Тәтештә “Two Pizza” косплей-фестиваль булып узды

Анда берәүләр куркыныч, икенчеләр күңелне күтәрә торган костюмнардан иде

 (Казан, 26 август, “Татар-информ”). Косплей-фестивале “костюмлы уен” дигәнне аңлата. Катнашучыларның костюмнарны сайлаулары ирек¬ле – алар фильмнардагы һәм мультиклардагы яраткан геройлары булып киенгәннәр.

Тәтештә әлеге фестивальне үткәрү инициативасы белән “Әйдаманнар мәктәбе” берләшмәсе әгъзалары чыкты. Казан, Тольятти, Ульяновск, Димитровград яшьләре яраткан геройлары костюмнарыннан килгәннәр иде. Берәүләр куркыныч, күңелсез уйларга этәрә торган, ә икенчеләр ачык, төрле төстә һәм күңелләрне күтәрә торган костюмнардан чыгыш ясады. “Наруто” һәм “Космо-алхим” персонажлары да иң яхшылар дип танылдылар, дип белдерә “Тәтеш таңнары” басмасы.