Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым Алабугага "Моабит дәфтәрләре"н алып килде

"Көмеш гасыр" китапханәсендә кичә үткәрелде

 (Казан, 26 август, “Татар-информ”). Муса Җәлилнең кызы Чулпан Алабугага "Моабит дәфтәрләре"н алып килде.
Алабуганың "Көмеш гасыр" китапханәсендә үткән кичәдә Муса Җәлилнең кызы Чулпаннан тыш, оныгы Татьяна Михайловна, оныкчыклары Михаил, Лиза һәм шагыйрьнең Казандагы музей–квартирасы хезмәткәрләре дә килгән иде, дип белдерә “Алабуга нуры” басмасы.

Искәртеп үтәбез: Бөек Ватан сугышы барганда Җәлил һәм аның көрәштәшләрен җәзалап үтерүгә 25 августта 70 ел тулды