420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 26 август, “Татар-информ”). Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры Кама Тамагы районында үзенең гастрольләрен дәвам итә.
23 августта якташыбыз драматург Туфан Миңнуллинның “Нәзер” пьесасы буенча спектакльне олыкарилеләр караса, 24 августта аны келәнчелеләр карады, ә менә Туфан абыйның туган көне – 25 августта аны язучының туган авылы Олы Мәрәтхуҗа халкы яңа мәдәният йортында карады, дип белдерә “Идел таңнары” басмасы.