Халыкара мөселман киносы фестиваленың 10 нчысында режиссер Эмир Кустурица турында фильм күрсәтеләчәк

Тамашачы аны үзе өчен башка яктан ача, дип саный фестивальны оештыручылар

 (Казан, 26 август, “Татар-информ”). Х Халыкара мөселман киносы фестивале конкурсының “Документаль тулы метражлы фильм” номинациясендә 10 картина катнаша. Анда Россиядән 3 картина («Кто такой этот Кустурица?», «...И потому я настоящий русский», «Линар»), Германия, Иран, Бөекбритания, Канада фильмнары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук, берничә ил бергә төшергән фильмнар: «Граница» (Көрдстан-Ирак), «Иранский фильм» (Марокко- Мисыр-Нидерланд) һәм «Әфганстан-2014» (Италия-Әфганстан) да жюри хөкеменә тапшырыла. Бу картиналарны шартлы рәвештә өч төркемгә бүлеп була: беренчесе белем бирү форматында булса, икенчеләре мөселманнар дөньясы һәм җәмгыятендә социаль низагларны чагылдыра, өченчеләре исә гомумкешелек кыйммәтләре хакында сөйли.

«Кто такой этот Кустурица?» фильмын Россия режиссеры Наталья Гугуева төшергән. Тамашачы бу фильмны карагач, Әмир Кустурицаны үзе өчен яңа яктан ача. Бөтен дөньяга танылган режиссер бу танылуын очраклы гына түгел дип саный. Ул үзен оркестры белән дөнья буйлап гастрольгә йөрүче рок-музыкант дип саный, үзенең авылларын, электр станцияләрен, тауларда чаңгы трассасын төзи һәм профессиональ футболчы булмавына беркадәр борчыла.

Эшләреннән арынган вакытта фильмнар төшерә, Канныда “Пальма ботаклары”, Венециядә “Алтын арыслан”нар ала. Әлеге романтик геройның тормышы да үзенең фильмнарына охшаган. Ул үлемгә “сары матбугат”та сурәтләнгәнчә, ә тормышка ниндидер бер могҗизага караган кебек карый...

Фильм Казанның “Родина” кинотеатрында күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.