Х Халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурс программасында беренче тапкыр Татарстан картинасы да катнаша

Анда Татарстаннан өч буын режиссерлар үзләренең фильмнарын тәкъдим итәргә ниятли

 (Казан, 26 август, “Татар- информ”, Лилия Локманова). 5 сентябрь көнне Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Шул уңайдан бүген ТР Министрлар Кабинетында брифинг узды.

Быел мөселман киносы фестивале “Казан — Төрки дөнья башкаласы” һәм Татарстанның “Татаркино” оешмасының 90 еллыгына багышлана.

Х фестивальгә 56 илдән 500 дән артык заявка килгән. Бразилия һәм Аргентина дәүләтләре кинорежиссерлары конкурска беренче тапкыр катнашырга теләк белдергән һәм Бразилия фильмы конкурс программасына да кертелгән. Шуны да әйтеп узарга кирәк: фестивальдә тәкъдим ителәчәк фильмнарның 90 проценты — премьералар, ягъни бу картиналарны беренче тапкыр тамашачылар мөселман киносы фестивалендә күрә алачак.

Кокурс программасына Хорватия, Әзербәйҗан, Бразилия, Төркия, Иран, Италия, Россия фильмнары кертелгән. Татарстан кинорежиссерларының фестивальнең төп конкурс программасына кертелүен дә билгеләп үтәргә кирәктер. “Ниһаять, фестивальнең конкурс программасында Татарстан режиссерлары төшергән фильм да күрсәтеләчәк. Салават Юзеевның “Корбан-роман: корбан китерү тарихи” фильмы быел төп бүләк өчен көрәшәчәк. Бу — Татарстан киносының үсешен күрсәткече”, - диде ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина шул хакта.

Шулай ук, конкурстан тыш программаларда да Татарстан режиссерлары төшергән берничә фильм тәкъдим ителәчәк. Гүзәл Нигъмәтуллина кинофорумда республика кинорежиссерларының өч буыны катнашуына да басым ясап үтте. “СССР вакытында эшләгән, урта яшьтәге режиссерлар һәм аларның укучылары — яшь буыннның әлеге фестивальдә катнашуы бик сөендерә”, - диде ул.

Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәдәният министрлыгы, Россия Мөфтиләр шурасы тарафыннан уздырыла. Аның бюджеты 15 миллион сум тирәсе, дип хәбәр ителде брифингта.

10 сентябрьдә исә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында төрки кинога багышланган конференция узачак. Анда төрки халыклар кинематографиясенең үсеше, киләчәге һәм бүгенгесе хакында фикер алышу ниятләнә. Анда жюри әгъзалары, үз илләрен фестивальдә тәкъдим итүче режиссерлар, артистлар һ.б. катнашуы көтелә.

Гадәт буенча, мөселман киносы фестиваленә килүчеләрне Татарстан белән таныштыралар. Быел конкурс кунакларын Биектау районына алып бару планлаштырылган.