Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачылышын Борис Щербаков алып барырга мөмкин

Кинофорумга танылган башка кино йолдызлары да чакырулы

 (Казан, 26 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Х Халыкара мөселман киносы фестивалендә дөньяның 22 иленнән 50 фильм катнашачак.

Фестивальгә Александр Гордон, Алена Бабенко, Владимир Хотиненко, Карен Шахназаров, Вадим Әбдрәшитов кебек танылган шәхесләр килүе көтелә. Шулай ук, Вера Глаголева үзенең “Ике хатын” (“Две женщины”) фильмын тәкъдим итәчәк. Әлеге фильмны фестивальнең ачылышында күрсәтергә планлаштырыла. Алла Сурикова, Егор Кончаловский һәм Наталья Аринбасарова да үз фильмнарын тамашачыларга күрсәтергә ниятли.

Фестивальне ачу тантанасын Борис Щербаков алып барачак.

“Х Халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантансын алып баруга Борис Щербаков чакырулы. Ябылу тантанасын исә Александр Гордон алып барыр дип планлаштырабыз”, - диде бүген ТР Министрлар Кабинетында фестивальгә багышланган брифингта ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина.