Казанда Ильяс Фәйзуллин күргәзмәсе ачыла

29 июль көнне 16 сәгатьтә Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда рәссам Ильяс Фәйзуллинның шәхси күргәзмәсе ачыла

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). 29 июль көнне 16 сәгатьтә Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда рәссам Ильяс Фәйзуллинның шәхси күргәзмәсе ачыла. Чара рәссамның 60 еллык юбилеена багышлана.
Ильяс Фәйзуллин 1950 елның 15 августында Тәтеш шәһәрендә дөньяга килә. 1970 елда Лениногорскиның музыка-сәнгать-педагогия училищесын укып тәмамлый. Ленинградта И.Репин исемендәге Сынлы сәнгать, рәсем ясау һәм архитектура институтында рәсем ясау классында Леонид Худяковта белем ала. 2000 елдан Россия һәм Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы була. Төбәк күргәзмәләрендә актив катнаша.
2008 елның апрелендә Санкт-Петербургның “Мәдәни мирас” фонды сынлы сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен Ильяс Фәйзуллинны I дәрәҗә Дипломы һәм 10 мең доллар күләмендә Грант белән бүләкли. Рәссамның эшләре ТР Милли музеенда, Казан Кремлендә, Россия һәм чит илләрдәге шәхси тупланмаларында һәм галереяләрендә саклана.
Экспозициядә авторның төрле жанрларга карый торган иҗади хезмәтләре урын ала. Алар арасында табигать күренешләре, графика, натюрморт, портрет һәм көнкүреш темаларына караган картиналар бар. Ильяс Фәйзуллин тарихи жанрда да иҗат итә. Аның картиналары мөселман һәм христиан диннәре барлыкка килү, Борынгы Мисыр тарихы, Борынгы Греция мифлары, Казан тарихы кебек темаларга багышлана, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.