“Саклаучы” сыны Татарстанда урнаштырылачак

Бу хакта ТР Дәүләт Киңәшчесе белдерде

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Даши Намдаковның бик күп бәхәс уяткан “Саклаучы” сыны Татарстанда урнаштырылачак. Бу хакта бүген Казан Кремлендә журналистлар белән очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белдерде.

“Мин “Саклаучы”дан бервакытта да баш тартмадым һәм мондый әсәрдән баш тартмаячакмын”, - дип белдерде М.Шәймиев. Ул сөйләгәнчә, дөньяның төрле почмакларында Даши Намдаковның белгечләр югары бәяләгән масштаблы әсәрләре урнаштырылган.

Минтимер Шәймиев билгеләвенчә, әлеге эш очраклы сайланмаган, чөнки сын канатлы барсны символлаштыра. Аның сүзләренчә, республика халкының “Саклаучы”га бәйле мөрәҗәгатьләре игътибарга алынган, нәтиҗәдә, сынны Болгарга урнаштырмау карары кабул ителгән. Шул ук вакытта ТР Дәүләт Киңәшчесе ассызыклаганча, “Саклаучы” һичшиксез Татарстан территориясендә пәйда булачак.

М.Шәймиев искәрткәнчә, Казандагы яңа Гражданлык хәле актларын теркәү бинасы проекты авторы - шулай ук Даши Намдаков.