Константин Васильев музее директоры рәссам исеме Казан брендларының берсе булыр, дип өметләнә

Татарстан башкаласында оста музееның тантаналы ачылышы булды

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Руфинә Мөбәрәкшина). Бүген Казанда Константин Васильев музее ачылышы булды. Ачылу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин, музей директоры Геннадий Пронин, рәссамның апасы Валентина Васильева катнашты.

“Татар-информ” МА хәбәрчесенә музей директоры Геннадий Пронин сөйләгәнчә, хәзер тамашачы игътибарына 140 картина тәкъдим ителгән, калган 20се соңрак күрсәтеләчәк.

Эссе һава торышы булуына карамастан, рәссам иҗатын яратучылар музейга җыелган.

Рәссамның картиналары 5 залда урнаштырылган. Музей Петцольд йортының бер өлешендә урнашкан (Бауман ур., 29). Бина реконструкцияләнгән. Хәзер останың эшләре якынча 800 кв.м мәйданда тәкъдим ителгән. Константин Васильевның элеккеге галереясына килгәндә, аның язмышы якын арада хәл ителәчәк.

Заманча комплекста музей эшчәнлегенең барлык формалары мөмкин. Монда фотоларны саклау урыны, китапханә, реставрация ясау остаханәсе, балалар белән эшләү кабинеты, рәссам сәнгате өчен ике зал, графика өчен шулай ук ике зал бар.

“Бүген чынлап әһәмиятле вакыйга. Константин Васильев – танылган якташларыбызның берсе, - дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин. – Аның иҗаты Казан үзәгендә, һәркем карый алырлык урында булырга тиеш. Мин моны Универсиада алдыннан эшли алуыбызга бик шат”. Ул бүгенге вакыйгага катнашы булган һәркемгә рәхмәтен белдерде, Валентина Васильеваның ролен аерым ассызыклап үтте. Чыгышы соңында мэр музейга килүчеләрнең күп булуын теләде.

Шәһәр башлыгына һәм останың апапсына рәхмәт сүзләре белән музей директоры Геннадий Пронин мөрәҗәгать итте.

Музей ачылышында рәссамның апасы да чыгыш ясады. “Сез Универсиада елында мондый искиткеч музей булдыру мөмкинлеген таптыгыз, - диде Валентина Васильева. – Мин Казанга һәм аның халкына үсеш телим”.