Айдар Галимов Казакъстанга иҗат сәфәренә китте

Халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов бүген чираттагы ерак сәфәргә чыгып китте
(Уфа, 26 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов бүген чираттагы ерак сәфәргә чыгып китте.
Бу юлы популяр җырчы җитәкләгән “Айдар” театр-студиясе Казакъстанга чакырулы. Анда Айдар Галимов үзенең иҗатташ дуслары белән Павлодар шәһәрендә ике көн чыгыш ясаячак.
Казакъстанга Айдар Галимов Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган мәдәни программа белән бара.
28 июнь көнне Айдар Галимов һәм аның сәнгать осталары Павлодар шәһәре мәдәният сараенда үзенең яңа программасын тәкъдим итәчәк. Ә 29 июнь көнне якташларыбыз Павлодарда оештырылучы республика Сабантуй бәйрәмендә катнаша һәм үзләренең җыр-моңнары, дәртле биюләре белән милли бәйрәмебезгә тагын да күбрәк ямь өстәячәк.