Уфада Федор Шаляпин музеен ачарга җыеналар

Күренекле рус опера җырчысы Уфада яшәгән һәм иҗат иткән.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Уфада Федор Шаляпин исемендәге музей ачу планлаштырылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

«Бездә музейлар ачу һәм танылган якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү буенча билгеле бер стратегия бар. Уфаның бу почмагында музей урамы барлыкка килә. Янәшәдә Нестеров музее, бүген Альбанов музее ачылды. Монда безнең тагын ике бина бар һәм аларның берсендә без Уфада яшәгән һәм иҗат иткән күренекле рус опера җырчысы Федор Шаляпин исемендәге музей ачарга карар кылдык. Музейлар буенча башка планнар да бар әле», — диде Радий Хәбиров.