news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театр залын ачарга рөхсәт булса, Тинчурин театры сәхнәне арендага бирергә ашыкмаячак

Респубикада мәдәни тамашалар 19 марттан туктатылды.

Театр залын ачарга рөхсәт булса, Тинчурин театры сәхнәне арендага бирергә ашыкмаячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Театр залларын ачарга рөхсәт булса да, Тинчурин театры сәхнәсен арендага бирергә ашыкмаячак. Бүген матбугат конференциясендә Тинчурин театр җитәкчелеге планнары белән уртаклашты.

«Әгәр прогнозлар яхшы булса, без үзебез 20 июльдән сезонны ачып җибәрер идек. Театрга үз эшчәнлеген башлап җибәрергә рөхсәт ителсә, безнең сәхнәне арендага бирергә вакытыбыз булмаячак», — ди театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

«Аренда бер яктан акча дип уйланса да, икенче яктан караганда, без театр билетларын сатып өч тапкыр күбрәк эшлибез», — дип дәвам итә ул.

Респубикада мәдәни тамашалар 19 марттан туктатылды. Бу вакытка Тинчурин театры «Карурман» спектаклен чыгарып өлгерде. Калган куелышлар кичектерелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100