ТР Мәдәният министрлыгы Лаешның Никольское авылына "Каравон" бәйрәменә чакыра

"Каравон"га Казаннан бушлай автобуслар оештырыла.

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Бүген, 26 майда, Лаеш районының Никольское авылы янында “Каравон” рус халык бәйрәме узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

 "Каравон"га Казаннан бушлай автобуслар оештырыла. Алар Җиңү проспекты, Г.Камал театры, “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексыннан иртәнге сәгать 8дән һәр ярты сәгать саен кузгалып китәчәк.

Бәйрәм төгәлләнгәннән соң, транспорт башкала халкын шәһәргә алып кайтачак.

Бәйрәм программасы белән "Татар-информ" хәбәрендә танышып була.