Разил Вәлиев Түбән Кама укучыларын бүләкләде

Түбән Кама районыннан 100дән артык укучы иҗади конкурста Разил Вәлиев премиясе өчен көрәште
(Түбән Кама, 26 май, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада яшь язучылар һәм шагыйрьләр арасында үткәрелгән конкурска йомгак ясадылар. Быел анда шәһәр һәм районнан 149 укучы катнашты. Сайлап алу турлары нәтиҗәсендә финалга 14 иҗади эш алынды.
Җиңүчеләрне Татар драма театры сәхнәсендә бүләкләделәр. Түбәнкамалы Рафаэль Касыймов беренче урынны алды. Илназ Әхмәтвәлиев икенче урынга, ә Марсель Зәйниев өченче урынга ия булды. Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев яшь талантларны бүләкләде.