Уфада шигърият бәйрәме булып үтте

Уфада шигърият бәйрәме булып үтте

(Уфа, 26 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Кичә кич Уфада, Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге республика милли китапханәсенең төп бинасы каршындагы мәйданда зур шигърият бәйрәме булып үтте. Анда танылган әдипләр белән бергә яшь шагыйрьләр һәм һәвәскәр иҗатчылар да катнашты.

Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Рәшит Сабит әйтүенчә, мондый шигърият бәйрәме Уфада быел икенче тапкыр үтә. Былтыр да анда шактый каләм әһелләре катнашкан иде. Оештыру эшләренең яхшы баруы нәтиҗәсендә, быелгы шигърият бәйрәме тагын да колачлырак үтте, иҗатчылар да, тамаша кылучылар да бихисап иде. Көннең кояшлы, җылы булуы да ачык һавада оештырылган тантанага уңайлык тудырды, әлбәттә.

Шигърият бәйрәмендә катнашучылар үзләренең шигырьләрен һәм поэмаларыннан өзекләрен укып ишеттерде. Аларга бәяне шагыйрь һәм прозаик Айдар Хөсәенов җитәкчелегендәге шагыйрьләр төркеме бирде. Иң шәп әсәрләр авторларына алдан ук әзерләнгән кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр тапшырылуы да бу бәйрәмнең тантанасын арттырды. Айдар әфәнде үз чыгышында шигърият бәйрәменең хәзер Уфада һәр елның май азагында ачык һавада зурлап үткәреләчәген һәм аның мәдәни программасы тагын да кызыклырак булачагын әйтте.