«Изге ай» сәнгать төркеме Уфага килде

«Изге ай» сәнгать төркеме Уфага килде

(Уфа, 26 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Мәскәүдәге киң билгеле «Изге ай» сәнгать төркеме Уфага чираттагы иҗади сәфәргә килде. Шушы уңайдан танылган җырчы Халидә Бигичева белән талантлы музыкант һәм композитор Равил Кузнецов бүген Уфадагы «Шәрык» радиосының татар редакциясендә журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырды.

Мәскәү кунаклары журналистларның күпсанлы сорауларына җаваплар биреп, әлеге концерт программасы турында тәфсилле сөйләде. «Без Уфада сезнең радио чакыруы буенча гыйнвар аенда гына «Шәрык-шоу» тамашаларында катнашкан идек. Инде менә хәзер үзебезнең аерым концерт программасы белән килдек, – диде Халидә ханым. – Яңа гына иҗат ителгән һәм әлегәчә беркайда да яңгырамаган алты җырыбызны да керттек бу концертка. Шул ук вакытта элекке чыгышларыбыздагы халык җырларын да башкарачакбыз. Чөнки аларны халык үзе сорап җырлата».

Равил Кузнецовка да сорауларны байтак яудырды журналистлар. Иҗатка гына кагылышлы түгел иде алар, тормыш-көнкүреш, гаилә хәлләренә бәйле сораулар да бихисап булды. Равил әфәнденең уенлы-көлкеле җавапларыннан бик канәгать калды каләм әһелләре. Матбугат очрашуыннан соң, Халидә Бигичева белән Равил Кузнецов «Шәрык» радиосында туры эфирдагы бер сәгатьлек тапшыруда да катнашты. Анда да әңгәмәне оештырган журналистның сорауларыннан тыш, радиотыңлаучыларның да кызыклы сорауларына җавап бирде Мәскәү кунаклары.

«Изге ай» төркеме артистлары кичә тәүге концерты белән Уфаның «Юбилейный» мәдәният сараенда чыгыш ясады, ә бүген алар үзләренең матур программасын тамашачыларга Шәһәр мәдәният сараенда тәкъдим итә.