Г.Тукай музеенда лауреатлар күргәзмәсе тулыландырыла

Г.Тукай музеенда лауреатлар күргәзмәсе тулыландырыла

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Г.Тукай әдәби музеенда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты рәссам Зөфәр Гыймаев белән очрашу уздырыла. Очрашуда язучы һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илдар Юзеевның рәссам тарафыннан әле яңа иҗат ителгән портретын тәкъдир итү дә булачак.

Музейда инде өч ел буе Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары күргәзмәсе эшләп килә. Әлеге чара да шул күргәзмә кысаларында үтә. Бу вакыйгада Зөфәр Гыймаевның иҗатташ дуслары, танылган рәссамнар, сәнгать белгечләре һәм җырчылар катнашачак. Алар арасында Илдар Юзеевның хатыны һәм балалары, сәнгать белгече Гүзәл Сөләйманова-Вәлиева, язучы Мигазыян Юныс һәм галим Әнвәр Хәйри бар. Анда шулай ук сәнгать осталары Зилә Сөнгатуллина һәм Рөстәм Маликов та чакырулы.