Уфада композитор Рим Хәсәновка башкорт Корылтаеның югары бүләген тапшырдылар

Рим Хәсәнов — 400дән артык җыр, баллада һәм романс авторы.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Бөтендөнья башкорт корылтае президиумы рәисе Эльвира Аиткулова композитор Рим Хәсәновка башкорт иҗтимагый оешмаларының югары бүләген - «Ал да нур чәч халкыңа!» медален тапшырды.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүләкләү тантанасы танылган композитор Рим Хәсәнов иҗатына багышланган «Башкорт җыры» проекты концертында булды.

Рим Хәсәнов — 400дән артык җыр, баллада һәм романс авторы. Аның «Өфе юкәләре», «Кышкы романс», «Әкълимә» һ.б. җырлары башкорт эстрадасы классикасына әверелде һәм башкорт мәдәнияте тарихында лаеклы урын алды. Композитор шулай ук күп кенә җырларның текст авторы да. Аның җырлары татар, инглиз, немец һ.б. телләрдә дә яңгырый.

Рим Хәсәнов – Башкортстанның халык артисты, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Уфа шәһәренең мактаулы гражданины, Россия Композиторлар берлеге һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы.

Бөтендөнья башкорт корылтаеның «Ал да нур чәч халкыңа!» медале башкорт шагыйре Шәехзадә Бабичның бер шигырендәге юл белән аталган. Ул 2010 елдан бирле башкорт халкын туплау, милли мәдәният, телне саклау һәм үстерү буенча нәтиҗәле һәм күпьеллык актив эшчәнлек алып барган өчен танылган мәдәният, әдәбият, дин эшлеклеләренә тапшырыла.