Казан мэры Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк куйды

Быел бөек татар шагыйренең туган көненә багышланган бөтен чаралар онлайн-режимында үткәрелә.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Бүген Казан мэры Илсур Метшин бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк куйды. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, 26 апрельдә, Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулган көнне Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә. Быел үзизоляция режимына бәйле рәвештә, бөек татар шагыйренең туган көненә багышланган бөтен чаралар онлайн-режимында үткәрелә.

Казанның Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы сайтында теләгән һәркем китаплардан оештырылган онлайн-күргәзмә һәм шагыйрьнең әсәрләре белән таныша, «Тукай белән очрашу» дигән блиц-викторинада катнаша, Үзәк балалар китапханәсенең Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган музей экспозициясе буйлап виртуаль сәяхәт кыла, оригами техникасында «Татар мотивлары» дигән мастер-класста катнаша ала.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк куюы хакында хәбәр иткән иде инде. Шулай ук Туган тел һәм Габдулла Тукайның туган көнендә Instagram социаль челтәрендә шагыйрьнең аккаунты ачылды.