«Шәһри Чаллы» сайты Чаллының танылган ун мәдәният хезмәткәре исемлеген төзегән

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, җырчы Руслан Кираметдинов беренче урын яулаган.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). «Шәһри Чаллы» газетасының ВКонтактедагы рәсми төркемендә шәһәрдәшләр әлеге тармакта эшләүче, халык мәхәббәтен яулаган ун Чаллы кешесе исемлеген төзегән.

25 март — мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан «Шәһри Чаллы»» газетасының ВК рәсми төркемендә тавыш бирү оештырылган

«Сораштыруда 251 кеше катнашты. Яраткан җырчыбыз Руслан Кираметдинов беренче урында. Котлыйбыз», диелә бу хәбәрдә.

Исемлектә «Энергетик» мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева, «Чишмәкәй» бию ансамбле җитәкчесе Рәсимә Хәйбуллина, драматург Булат Сәлахов, композитор Гөлназ Закирова, рәссам Хәмзә Шәрипов, җырчы Виталий Агапов һәм башкалар бар.