Рөстәм Миңнеханов яшь композитор Эльмир Низамов белән очрашты

Кичә Эльмир Низамов 2020 елда яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты премиясен алган өч лауреатның берсе булды.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь композитор Эльмир Низамов белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Шунысын да искәртик: кичә Эльмир Низамов 2020 елда яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты премиясен алган өч лауреатның берсе булды.

Рөстәм Миңнеханов композиторны әлеге бүләккә лаек булуы белән котлады һәм Эльмир Низамовның академик музыканы үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Татарстан үзенең яшь һәм зур уңышларга ирешкән мәдәният эшлеклеләре белән хаклы рәвештә горурлана ала», — дип искәртте ТР Президенты.

Әңгәмә барышында алар республикада музыкаль сәнгатьне һәм композиторлар иҗатын үстерү хакында фикер алышты.

Эльмир Низамов Татарстанның иҗади яшьләренә ярдәм иткәне өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде һәм аңа үз әсәрләре яздырылган компакт-диск тапшырды.