«Хәзинә» галереясе татар самурае Айрат Хәмидуллин күргәзмәсен тәкъдим итә

Казан сәнгать училищесы укытучысы теләсә кайсы рәссамның интернациональ булырга тиешлегенә ышана.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясендә татар сәнгать самурае Айрат Хәмидуллинның күргәзмәсе ачылды. Дүрт залда Казан сәнгать училищесы укытучысы тарафыннан соңгы биш елда ясалган 85 картина тәкъдим ителде.

«Айрат Габдулла улының хуҗасы — сәнгать, рәсем. Ул чын самурай. Самурай үз хуҗасына бирелгән. Ул гомерендә бер тапкыр да, беркайчан да сәнгатькә хыянәт итмәде. Һәм бу зур кыйммәткә ия. Гомерендә дә ул рәсем сәнгатендә тиеш булмаган нәрсәләрне эшләмәде һәм беркайчан да эшләмәячәк. Бу — рәссамда һәм кешедә бик сирәк очрый торган сыйфат», — диде Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова күргәзмәне ачу тантанасында.

Рәссамны самурай белән чагыштыру образлы гына түгел. Айрат Хәмидуллин биографиясендә каратэ белән мавыгу чоры була, ул хәтта бу дисциплина буенча тренер да була. Шулай итеп, япон тематикасына багышланган картиналары сериясе барлыкка килгән.

Айрат Хәмидуллин Казан сәнгать училищесында 35 ел укыта. Быел рәссамга 65 яшь тулды. Ул югары курс студентларына ике дисциплина укыта һәм шул ук вакытта соңгы биш елда гына да 150 картина ясаган. Нигездә, бу натюрморт һәм пейзаж, портретлар да бар.

Хәмидуллин сүзләренчә, аңа вакыт җитми, портретларны, мисал өчен, танылган татар мәдәнияте эшлекләрен күбрәк тә ясар иде.