Фәрит Бикчәнтәев: Камал һәм Гафури театрлары арасында иҗади конкуренция бар

Казанда Гафури театры гастрольләре 13-17 апрель көннәрендә була.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Башкорт һәм татар академия театрлары арасында дуслык белән бергә иҗади конкуренция дә бар дип саный.

«Башкорт театры белән дуслык турында күп сөйләргә була. Ике елга бер мәртәбә алар безгә килә, без Уфага барабыз. Гафури театрының Казан гастрольләре ул — традиция», — диде Фәрит Бикчәнтәев Гафури театрының Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә.  

«Төрки дөньяда ике шәп театр труппасы  — Камал һәм Гафури театры артистлары. Гафури театрында бик өч спектакль куйдым, шуңа күрә мин андагы артистларны бик яхшы беләм», — диде ул.   

Фәрит Бикчәнтәев ике театрның бер-берсе эшчәнлеген бик игътибар белән күзәтүләрен, бер-берсенең эшеннән көнләшеп тә куюларын әйтте.

Казанда Гафури театры гастрольләре 13-17 апрель көннәрендә була. Коллектив биш көндә җиде спектакль күрсәтәчәк. Спектакльләр Камал театры сәхнәсендә барачак.

Программада театрның данлыклы «Зөләйха күзләрен ача» спектакле дә бар. Инде 20 еллап театрда аншлаг белән барган «Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасын да алып киләләр.