Кариев театрының «Питер Пэн» спектакле БольшиеГастроли.РФ сайты аша күрсәтелә

“Зур гастрольләр” федераль проекты гастрольләр карантин сәбәпле тукталып торган чорда Россия театрлары спектакльләрен видеоязмада күрсәтә башлады.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Кариев театрының «Питер Пэн» спектакле БольшиеГастроли.РФ сайты аша күрсәтеләчәк. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Кариев театры спектакле 31 мартта тәкъдим ителәчәк. Спектакльнең режиссеры — Ренат Әюпов. 

«Зур гастрольләр» федераль проекты гастрольләр карантин сәбәпле тукталып торган чорда Россия театрлары спектакльләрен видеоязмада күрсәтә башлады.

Россия театрлары спектакльләре март, апрель, май аенда проектның рәсми сайтында һәм YouTube каналында күрсәтеләчәк. Трансляция язмалары Культура.РФ порталында сакланачак.

  • Апрель аенда Кариев театрының «Зур гастрольләр» федераль проекты кысаларында гастрольләре көтелә иде. Ул май аена күчерелде.