Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фидан Гафаров Уфа шәһәренең мактаулы гражданины булды
Россия, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фидан Гафаров Башкорт драма театрына гомеренең 55 елын багышлаган.
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Башкорт театр сәхнәсе һәм эстрада йолдызы, популяр актер һәм лирик җырлар башкаручы Фидан Гафаров Уфа шәһәренең мактаулы гражданины булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Кичә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрына шәһәр мэры Өлфәт Мостафин имзалаган документ тапшырылган.
Россия Федерациясе, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык артисты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фидан Гафаров Башкорт драма театрына 55 ел гомерен багышлаган. Хәзер ул Уфа шәһәренең иң югары бүләгенә дә лаек булды.
«Актерны ихлас күңелдән котлыйбыз! Хәзер Башкорт драма театрында бу исемне йөртүче артистлар икәү — 2019 елның сентябрендә драма артисты Нурия Ирсаева әлеге дәрәҗәле исемгә лаек булды», — дип искәртте театр директоры Иршат Фәйзуллин.
Театрда хәбәр итүләренчә, мактаулы исемне соңрак тапшырачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз