Әтнә районында кышны озаттылар

Карачкысы, Кыш бабае, сценарие халыкка ошаган.

(Әтнә, 26 март, "Татар-информ", “Әтнә таңы”). Әтнә районында соңгы ике-өч көн дәвамында авылларда “Нәүрүз” бәйрәмнәре уздыралар. Күбесен - мәдәният хезмәткәрләре, ә Олы Мәңгәрдәгесен һәрвакыттагыча Халык театры тамашачыларына бүләк итеп оештырды. Ары авылында узганын да бик яратып карадык. Карачкысы, Кыш бабае, сценарие бик ошады, - дип яза район газетасы сайты.

Ары мәдәният йорты каршында Кышны озатып, Язны каршы алырга килүчеләр, “Нәүрүз” бәйрәме соңында Кыш бабайның китүен бүген дә көлеп, мәзәк итеп сөйлиләр. “Раил абыйга китүе читен булгандыр инде,”- дип тә куялар. Анысы - Кыш бабай булып киенүче Раил Вәлиев.

“Их, карачкысы әрәм булды, шундый матур иде. Фидаил абый Кадимов аны бик матур итеп ясаган, ут төртеп яндырганда жәлләдек тә үзен. Ә менә боткасы тәмле булды”- дип искә алалар.

- Бөтен шартын китереп пешердек. Үзебез генә ашап калмадык, кошларга да ботка салдык. Яз килсен. Имин язлыр булсын, дип тә теләдек ”, - дип сөйлиләр әлеге чараны оештыручылар. Амиин, шулай булсын.

Ә уеннары... Ниндиләре генә юк. Катнашучылары сокландыра. Килгән халык карап кына торса. Бу бәйрәмнең бер кызыгы да булмас иде. Юк, алар йөгерә-йөгерә уйныйлар... Туңганы, хәер туңарга вакыт булдымы икән?..

Самовар чәе белән сыйландылар.