Нәҗибә апаны тамашачы алкышлап каршылады - Камал театрында актрисаның юбилей кичәсе бара

"Татар-информ" юбилей кичәсен онлайн күрсәтә.

(Казан, 26 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Нәҗибә Ихсанованың сәхнәгә чыгуын Камал театры тамашачысы аягүрә басып, алкышлар белән каршылады. Хәзерге вакытта Камал театры сәхнәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе бара.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе Кемерово сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алу белән башланып китте.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин танылган актрисага Татарстан Президенты Указы белән "Татарстан Республикасы каршыдагы казанышлары өчен" медален тапшырды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең котлау сүзләрен укыды. Минтимер Шәймиев Нәҗибә Ихсанованың халыкның яраткан актрисасы булуын, милләт авазы булган Туфан Миңнуллинның хатыны булуын һәм аны исемен мәңгеләштереп яшәвен әйткән.

Татарстан Дәүләт советы исеменнән депутат, Татарстан халыклары Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов котлады һәм актрисаның иңенә ак шәл япты.

Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да җылы сүзләрен җиткерде.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин апрель-май айларында Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсенең Азнакайда уздырылачагын искәртте һәм залдагы тамашачыларны Азнакайга чакырды.

Сәхнә түрендә Нәҗибә Ихсанова кызы Әлфия Миңнуллина белән бергә утырды. Бүген актрисаның халык күңелендә калган рольләрен тамашачы видео аша хәтердә яңартты, шулай ук театрның яшь артистлары сәхнәдә уйнады.

Актрисаны котлап, сәхнәгә эстрада җырчылары Зәйнәб Фәрхетдинова, Зилә Сөнгатуллина, Айгөл Бариева чыкты.