news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Нуриев көннәрендә «Торна җыры» балетын күрсәтәләр

Башкорт опера һәм балет театрында «Коллекция шедевров» концерты һәм «Роман с танцем» гала-концерты тәкъдим ителәчәк.

Уфада Нуриев көннәрендә «Торна җыры» балетын күрсәтәләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 17-19 мартта Башкорт опера һәм балет театрында «Нуриев көннәре» узачак. Ул биюче һәм хореограф Рудольф Нуриевның тугын көненә багышлана. Уфаның балет труппасына Рудольф Нуриев исеме бирелү сәбәпле, быел бу дата аеруча зурлап уздырылачак.

«Башинформ»га театрның матбугат сәркатибе Елена Никульская хәбәр иткәнчә, театр сәхнәсендә «Торна җыры» балеты, «Коллекция шедевров» концерты һәм «Роман с танцем» гала-концерты тәкъдим ителәчәк. Шулай ук театрның Пушкин аллеясе ягындагы артистка куелган барельефка чәчәкләр салачаклар.

 «Торна җыры» — Лев Степанов, Заһир Исмәгыйлев, Фәйзи Гаскәров язган беренче милли балет. Ул «Сыңрау торна» башкорт халык риваяте нигезендә 1941 елда эшләнгән. Аны Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә берничә мәртәбә куялар, ул театрның визит карточкасына әйләнә һәм Рудольф Нуриев тормышында әһәмиятле роль уйный.

Булачак биюче, Зәйтүнә Насретдинова катнашындагы бу балетны беренче тапкыр 7 яшендә карый. Нәкъ шул кичтә, биючеләрне сокланып күзәткәндә, Рудольф Нуриев үзенең омтылышын, сәләтен аңлап ала.

«Коллекция шедевров» концерты балет классикасының «алтын фондын» тәшкил иткән иң яхшы спектакльләрнең фрагментларын туплаган. Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы укучылары һәм театрның балет труппасы солистлары танылган спектакльләрнең иң кызыклы номерларын бер сәхнәдә күрсәтәчәк.

Концертның икенче өлешендә Петр Чайковскийның «Аккош күле» балетыннан өзек тәкъдим итәчәкләр.

 «Роман с танцем» гала-концертында Рудольф Нуриевның репертуарына бәйле, аның тормышына һәм иҗатына багышланган номерлар күрсәтеләчәк. Театрның балет труппасы артистлары ул уйнаган спектакльләрдән өзекләр куярга планлаштыра, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100