Шамил Закировның вафатына тугыз ел тулу уңаеннан, камаллылар аның каберенә барды

Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры җитәкчеләре Яңа Татар зиратында чәчәкләр салды.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 26 февральдә, Камал театры җитәкчелеге Шамил Закиров каберенә барды.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, театрның легендар директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Зиннур улы Закировның (1945-2012) арабыздан китүенә 9 ел булды.

Шул уңайдан, Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры җитәкчеләре Яңа Татар зиратында Шамил Закировның каберенә чәчәкләр куйдылар, диелә хәбәрдә.