ТР Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Зөлфирә Салехова вакытсыз вафат

Ул озак еллар дәвамында ТР Мәдәният министрлыгында профессиональ сәнгать һәм сынлы сәнгать буенча белем бирү бүлеге җитәкчесе вазыйфасында эшләде

 (Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Мәдәният министрлыгында профессиональ сәнгать һәм сынлы сәнгать буенча белем бирү бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Салехованың, кичә кич каты авырудан соң, вафат булуы билгеле булды.

“Татар-информ” МА на ТР Мәдәният министрлыгында белдерүләренчә, бүген Зөлфирә Салехованы Казан зиратында җирләгәннәр.

Салехова Зөлфирә Якуб кызы озак еллар дәвамында ТР Мәдәният министрлыгында профессиональ сәнгать һәм сынлы сәнгать буенча белем бирү бүлеге җитәкчесе вазыйфасында эшләгән. Ул дәүләт белән республика театрларын “бәйләп торучы звено” булган.

“Зөлфирә Якуб кызының вакытсыз вафат булуы – Татарстан театрлары өчен шок. Камал театры да искәрмә түгел. “Зөлфирә Якуб кызының якыннары һәм туганнары кайгысын уртаклашабыз”, - дип билгеләп үттеләр Камал театры матбугат хезмәтендә.

Зөлфирә Салехова 1958 елның 8 июлендә туган. 1977 елда И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесын тәмамлаган. Музыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты. ТР Мәдәният министрлыгында профессиональ сәнгать һәм сынлы сәнгать буенча белем бирү бүлеге җитәкчесе иде.