news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әнвәр Бакировның оныклары: «Су анасы» балеты белән «Тукай» операсы торгызылсын иде

Татарстан Композиторлар берлегендә татар композиторы Әнвәр Бакировны искә алу кичәсе узды.

Әнвәр Бакировның оныклары: «Су анасы» балеты белән «Тукай» операсы торгызылсын иде
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты, татар композиторы Әнвәр Бакировның туганнары «Су анасы» балеты һәм «Тукай» операсының торгызылуын сорап мөрәҗәгать итте.

«Татарстан мәдәният министрлыгыннан бу ике әсәрнең торгызылуын үтенәбез. Бу әсәрләр — татар халкы музыкасы тарихының энҗе-мәрҗәне. Ышанып әйтәм: бу әсәрләр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куела башласа, аншлаг булыр иде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә композиторның оныгы Ирма Бакирова.

Әнвәр Бакировның килене Роза Богданова сүзләренчә, композиторның җырлары төрле театр-концертларда, музыка мәктәпләрендә башкарылган. «Ул чыннан торып халык җырларына нигезләнгән татар классик әсәрләрен язган. Шулай да, бүгенге көндә әтинең җырлары киң таралыш алмаган, күбрәк һәм ешрак башкару җитми. Җыентыклар чыга калса да, аз данә белән генә нәшер ителә», — дигән борчылуын әйтте ул.

Әнвәр Бакиров 380нән артык җыр иҗат иткән. Кичәдә аның «Әниемнең җылы кочагы», «Белсәң иде», «Әйткән идең», «Ай, кызлар» һ.б. җырлары яңгырады. Композиторның оныклары да музыка юлыннан киткән. «Дәү әтинең барлык оныклары музыка мәктәпләрен тәмамлады. Балалары музыка мәктәбендә укымаса да, үзлегеннән уен коралларында уйнадылар. Музыка гаиләбезне гомер дәвамында безне били», — ди Роза Богданова.

«Балаларга — музыка» проекты кысаларында оештырылган кичәдә 22 һәм 32нче музыка мәктәбеннән балалар һәм укытучылар чыгыш ясады. «Язын хор, фортепиано һәм камера музыка концертлары оештырырга ниятлибез. Кичәләрдә без балаларга аз билгеле булган композиторлар турында сөйлибез, аларның иҗатлары белән таныштырабыз», — диде кичәнең оештыручыларның берсе Гөлнара Тимербулатова.

Чыгыш ясаучылар арасында композиторның оныгы Асия Гәрәева да бар иде. Ул дәү әтисенең дачасында музыка белән шөгыльләнгәнен искә алды. «Ял көннәрендә бара идем. Мине үз бүлмәсендә калдыра, ә үзе аш бүлмәсендә әсәр иҗат итә. Музыкант бер генә тапкыр ялгыша ала, дип әйтә иде миңа. Бер ялгышкач, алга таба гел дөрес итеп уйнарга өйрәтте», — дип искә алды ул.

Кичә 32нче Татар балалар музыка мәктәбе укытучысы, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы Гөлнара Тимербулатова башлап җибәргән «Балаларга — музыка» проекты кысаларында оештырылды. Проектта музыка белгечләренең балалары өчен хәзерге һәм узган гасырда яшәгән композиторларның иҗаты пропагандалана. Бүгенге кичәдә 32 һәм 22нче балалар музыка мәктәпләре катнашты.

Танылган композитор Әнвәр Закир улы Бакиров 1920 елның 7 июлендә Казан шәһәрендә туа. Музыкаль белемне башта Казан музыка училищесында ала. 1952 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Әнвәр Бакиров – татар профессиональ музыкасына нигез салучы композиторларның берсе. Аның «Су анасы» балеты 1973 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Татар музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Ә.Бакировка ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. Әнвәр Бакиров 2001 елның 17 августында вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100