news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрында «Алтынч[ае]ч» премьерасы була

Пьесаны Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова язган.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). 29-30 гыйнварда 18:00 сәгатьтә Кариев театры «Алтынч[ае]ч» спектакле премьерасын тәкъдим итә.

Пьеса авторлары — С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, «BELLA» халыкара премиясе (Россия-Италия) лауреаты Луиза Янсуар, Мәдәният алдындагы казанышлары өчен күкрәк билгесе иясе Резеда Гарипова. Режиссёры — Резеда Гарипова. Бу турыда Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.


Әсәр турында:

Цивилизация кыйпылчыклары Кыйсса) 12+

Бер сәгать эчендә нәрсә турында сөйләшергә була? Мөгаен, үзең турында. Әмма, юк, ничек өлгерәсең ди. Син бит — куллар, аяклар, чәч толымы, яңа татуировка, телефон моделе, яшәгән урамың, өй номерың, фатирың, әти-әниең, мәгънәсез этең, уку йортындагы баллар, кичләрен йоклар алдыннан искә төшерә торган хыялың гына түгел.

Син — миллион еллар буе кешелек җавап эзләгән һәм таба алмаган искиткеч программа. Тапкырларга һәм бүләргә. Кушарга һәм алырга. Була. Ә асылда син — бер. Калганы — статистика.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100