news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры татар яшьләре өчен беренче тапкыр эксперименталь спектакль тәкъдим итә

Пьесаның режиссеры Резедә Гарипова спектакльнең киң аудиториягә юнәлтелмәгән булуын әйтте.

Кариев театры татар яшьләре өчен беренче тапкыр эксперименталь спектакль тәкъдим итә
Михаил Захаров/архив

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 29 гыйнварда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында «Алтынч[ае]ч» спектакле премьерасы була. Пьесада кичерешләр дөньясы тасвирланачак.

«Алтынчәч безнең өчен мәгарәгә ишек образы буларак килеп басты. Бу образ безне безне күптәннән сөйләшәсе килгән темаларга алып чыкты. Ул хакта аш бүлмәсендә, дуслар белән аралашканда сөйләшергә мөмкинбез, ләкин без бүгенге көндә мәйдан-трибуналарга чыгып сөйләргә шикләнәбез. Пьесадагы яшүсмерләрдә курку юк, алар чыгып үз сүзләрен әйтә», — диде матбугат очрашуында Кариев театры директоры, пьеса авторларының берсе Луиза Янсуар.

Пьесаның режиссеры Резедә Гарипова спектакльнең киң аудиториягә юнәлтелмәгән булуын әйтте. «Алтынчәч дигәндә күз алдында легенда тора, сәхнәдә фантазия булырга тиеш дигән күзаллау туа. Әмма минем эксперименталь жанрда бер дә эшләп караган булмады. Шуңа күрә татар яшүсмерләре өчен махсус эксперименталь спектакль әзерләдек. Әсәр 9 айга якын язылды. Анда бары монологлар гына, җитди темалар күтәрелә», — дип аңлатты ул.

Яшь актриса Гөлназ Галимуллина пьесаны авыр материал дип бәяләде. «Бу гади генә пьеса түгел. Аны аңлап, тамашачыга җиткерү өчен үзеңнең эчеңә кереп карарга кирәк. Мин аны хәтта үз дөньяңа, үз эчеңә сәяхәт дип тә атар идем. Текстны укып чыкканнан соң, һәр кешенең фикере төрле иде. Ул һәр кеше өчен яраклы спектакль», — диде ул.

Авторлар пьесаның күп әсәрләр белән аваздаш булуын әйттеләр. Алар герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Алтынчәч» поэмасына да мөрәҗәгать иткән булган. Пьесаның атамасындагы [ае] транскрипциясенең мәгънәсен спектакльгә баргач кына белеп булуын билгеләп үттеләр.

«Милли үзенчәлекләрне — телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне сакларга омтылабыз. Глобальләшүгә йөз тоткан дөнья тенденциясен исәпкә алсак, бу тырышлыкларның файдасы никадәр? Әлеге процесс дөньяны нигездән үзгәрткәннән соң, кешелек цивилизациясе нинди булыр? Без шушы сорауларны күтәрергә тырыштык», — дип нәтиҗә ясады Резедә Гарипова.

Спектакльнең жанры — кыйсса. «Алтынч[ае]ч» авторлары — Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе Луиза Янсуар һәм мәдәният алдындагы казанышлары өчен күкрәк билгесе иясе Резедә Гарипова. Режиссёры — Резедә Гарипова. Спектакльгә JUNA төркеме музыка язган.

Рәссамнар: Галина Судакова, Ленар Гыйльметдинов. Костюмнар буенча рәссам: Галина Судакова. Ут буенча рәссам: Илшат Сәяхов. Видео буенча рәссамнар: Александра Сенчукова, Чыңгыз Абызов. Куючы хореограф: Елена Музеева. Хормейстер: Лилия Зәйнуллина. Режиссер ярдәмчеләре: Лиана Мөхәммәтгалиева, Эльвира Карпухина

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100