news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Әхмәтгалиева актриса Рәмзия Закирҗанованың 60 яшьлегенә багышлап пьеса язган

«Матур City» музыкаль комедиясе премьерасы Кариев театрында 12 февральдә була.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Язучы Айгөл Әхмәтгалиева Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың 60 яшьлек юбилеена багышлап «Матур City» дигән пьеса иҗат иткән. Спектакль 12 февральдә тәкъдим ителәчәк.

«Пьесаны Айгөл Әхмәтгалиева дүрт ай элек язды. Хәзерге вакытта спектакль репетицияләре бара. Пьеса автобиографик әсәр түгел. Анда чынбарлык һәм Рәмзия ханым уйный торган герой — Гөлнараның хыялы бар. Хыял кинәт кенә юкка чыга һәм шуның аркасында ул яңа мәхәббәтен таба», — дип сөйләде матбугат очрашуында театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.

Юбиляр Рәмзия Закирҗанова өчен Гөлнара ролен башкару дулкынландыргыч булып тоелган. «Миңа шулкадәр җаваплылык йөкләнә. Пьесада хатын-кыз мәхәббәте, ялгызлык, беренче мәхәббәткә кайту теләге һ.б. кебек темалар бар. Артист өчен махсус язылган спектакль — һәр кешегә дә тәтеми торган бәхет. Нәтиҗәсен премьерада күрербез», — диде актриса һәм театр директоры, режиссер, авторга рәхмәтен белдерде.

Рәмзия Закирҗанова ( 1961 елның 10 маенда Азнакай районында туган) — драма актрисасы, Камал театры (1981-1992 елларда), Кариев театры (2007 елдан) артисты. Татарстанның атказанган артисты (2011). Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2014). Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100