news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда җырчы Вәсилә Фәттахованы искә алалар

Аның «Туган як» һәм башка җырлары Уфада да, Казанда да телевидение һәм радио эфирында яңгырый, клиплар күрсәтелә.

Башкортстанда җырчы Вәсилә Фәттахованы искә алалар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Биш ел элек 26 гыйнвар көнне Уфада җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова 37 яшендә фаҗигале төстә вафат булды.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, җырчының ире Илгиз Абдрәкыйпов социаль челтәрләрдәге битендә Вәсилә белән улы фотосурәтен урнаштырган һәм: «Әнисез 5 ел… (31.12.1979 — 26.01.2016)», дип язып куйган.

Вәсилә Фәттахова үлгәннән соң аның хезмәттәшләре — артистлар истәлекле чаралар, концертлар, флешмоблар үткәрде.

«Җырчының иҗатын яратучылар социаль челтәрләрдә истәлек сәхифәләре алып бара, анда аның җырлары, клиплары, аңа багышланган шигырьләр урнаштырыла. Композитор Урал Рәшитов „Туган як“ җырының яңа версиясен иҗат итә. Язучы һәм журналист Хәнис Хаҗимов вакытсыз вафат булган җырчы истәлегенә китап бастырган», диелгән хәбәрдә.                        

«Кеше китә, җыры кала», диләр. Вәсилә Фәттахова беркая да китмәгән кебек. Аның «Туган як» һәм башка җырлары Уфада да, Казанда да телевидение һәм радио эфирында яңгырый, клиплар күрсәтелә. Биш ел үтте, ә җырлар яши, Вәсилә яши», — диде Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов «Башинформ» хәбәрчесенә.

Вәсилә Фәттахова Уфада Көньяк зиратның «Дан аллеясы»нда җирләнгән. 2017 елның сентябрендә аның каберендә һәйкәл куелды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100