news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Флора Вафина Мәскәүдә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган концерт куя

Автор-башкаручының «Хәтер вальсы» концерты 28 гыйнварда көндезге сәгать өчтә узачак.

Җырчы Флора Вафина Мәскәүдә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган концерт куя
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ» ). 28 гыйнварда Мәскәүнең иҗтимагый оешмалар йортында автор-башкаручы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Флора Вафинаның юбилей иҗат кичәсе узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автор-башкаручының «Хәтер вальсы» концерты Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Флора Вафина Магнитогорскида туган. Ул үз композицияләрен 1992 елда яза башлаган. Магнитогорск дәүләт консерваториясен тәмамлаган.

«Артстарт-92» яшь композиторлар конкурсында Флора тамашачылар симпатиясе призын яулады, лирик җырлар җыентыгын чыгарды. 1997 елда композитор һәм җырчы «Төнге кош» җыры белән Мәскәү шәһәр романслары конкурсында лауреат булды. 2003 елда «Россиянең көчле хатын-кызлары» телевизион проектында җиңү яулады.

2014 елда Флора Вафинага Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Патриотик тәрбиядәге уңышлары өчен» Мактау грамотасы, 2015 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Россия хәрби үзәгенең «Россия патриоты» истәлекле медале тапшырылды.

Әдәбият елында җырчыны Россия Язучылар берлегенең Мәскәү бүлеге «Рус сүзенә тугрылык өчен» медале һәм дипломы белән бүләкләделәр.

Концерт көндезге сәгать өчтә планлаштырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100